-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 Май 2023, 12:10

Батырларның даны – мәңгелек!

Түбән Сикияз урта мәктәбендә Җиңү көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Батырларның даны – мәңгелек!
Батырларның даны – мәңгелек!

Бу көннәрдә илебезнең һәр тарафында тантаналы митинглар –  Ватаныбыз өчен һәлак булган геройлар истәлегенә чаралар уза. Аларга мәктәп укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре дә кушыла. Яшь буын үз батырларын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Аларны бервакытта да онытырга тиеш түгелбез.

Шушы көннәрдә Түбән Сикияз урта мәктәбендә Җиңү көне уңаеннан тантаналы чара узды. Митингта Балтач районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәммәтова, Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Сафин, район Советы рәисе Азамат Мәгъзүмов катнашты. Шулай ук чарага махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлар – Тимур Нухов һәм Фәйзелхан Абдуллинның туганнары чакырылган иде.

Тантаналы өлештән соң кунаклар һәм чарада катнашучылар Тимур  Нухов истәлегенә ачылган мемориаль тактаташка чәчәкләр салды һәм һәлак булган батыр егетләрнең якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алды.

Аннары митинг Түбән Сикияз авылындагы обелиск янында дәвам итте. Укучылар каршында Түбән Сикияз авылы ветераннар Советы рәисе З. Х. Мифтахов чыгыш ясады.

 

Фотолар мәктәп сайтыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: