+25 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 Май 2023, 10:30

Укучылар маскировкалау челтәрләре үрә

Стәрлебаш районында мәктәп укучылары волонтерлар хәрәкәтенә кушылган.

Укучылар маскировкалау челтәрләре үрә
Укучылар маскировкалау челтәрләре үрә

2нче мәктәп укучылары хәрбиләр өчен маскировкалау челтәрләре әзерли башлаганнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

“Үзебезнекеләр өчен тегәбез” цехы җитәкчесе Эльвира Хәмидуллина сөйләвенчә, педагог Алик Рысаев балалар белән бергә дәресләрдә станок ясаган, аңа челтәр тартканнар һәм үрүнең берничә ысулын үзләштерә башлаганнар.

Бер көн эчендә беренче челтәрне әзерләп тә куйган Стәрлебаш укучылары. Бәйрәмнәрдән соң коллектив челтәрләрнең яңа партиясен алгы сызыкка җибәрергә планлаштыра.

“Махсус хәрби операция зонасында маскировкалау челтәрләре бик кирәк, бөтен ил кулдан килгәнчә, төрле материалдан челтәрләр үрә, төсе буенча туры килгән бар нәрсәне эшкә җигә. Километрларга сузылган окоплар, блиндажлар, техника – болар барысы да маскировкалауны таләп итә. Өлкәннәр генә түгел, укучылар да челтәр үрә", - дип хәбәр иткән Эльвира Хәмидуллина.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: