Сыйныф бүлмәсеннән таныш моңнар – “Туган тел” җыры яңгырый.
– Хәерле көн, балалар! – дип сәламли укытучы апалары.
– Исә-ә-ә-әнмез! – дип, саф татарча җаваплый балалар.
Башкаланың 64нче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Курамшина 2нче сыйныфларда туган тел дәресен башлап җибәрде.
Гүзәл Ринат кызының биредә укыта башлавына тиздән 25 ел тула. Зирәк, акыллы, сәләтле аның укучылары. Олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар. Ә иң мөһиме: туган телебезне яратып өйрәнәләр! Башлангыч сыйныфларда 72 укучы татар теле дәресләренә йөри.
– Укучыларым бик кызыксынучан, дәресләрне көтеп алалар. Әти-әниләре дә аларның туган телле булып үсүләрен тели. Бүгенге укучыларым арасында үзем укыткан биш укучымның балалары булуы да сөенечле, – ди тәҗрибәле укытучы.
Гүзәл Ринат кызы – “Әллүки” журналы чыга башлагач та укучыларын җитәкләп редакциягә килеп кергән укытучыларның иң беренчесе. Аның укучылары “Әллүки”нең бер генә санын да калдырмый укып бара. Алдагы яртыеллыкка да дәррәү язылдылар. Безне ике дистә еллык дуслык бәйли. Киләчәктә дә шулай булсын!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.