+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
17 Май 2023, 21:47

Ваһапов фестиваленең яңа лауреатлары билгеле

Җиңүчеләр арасында Башкортстанның яшь сәләтләре дә бар!

Ваһапов фестиваленең яңа лауреатлары билгеле
Ваһапов фестиваленең яңа лауреатлары билгеле

16 майда Казанда татар дәүләт филармония бакчасында Рәшит Ваһаповның 115 еллыгы уңаеннан бөек җырчының һәйкәле янында митинг-концерт узды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Концертта Ваһапов фестивале лауреатлары, артистлар катнашты. Шул уңайдан программада фестивальнең узган елгы лауреатлары да чыгыш ясады, быелгы бәйгенең җиңүчеләр исемнәрен атадылар.

Халыкара татар җыры фестиваленең 2023 елгы лауреатлары арасында Башкортстаннан да яшь артистлар булуы бик сөенечле. Шул исәптән, "Эстрада җыры" номинациясендә Октябрьский музыка колледжы студенты Айбулат Гыйләҗетдинов һәм "Академик вокал" номинациясендә Уфа сәнгать училищесы студенты Айгиз Хәйдәршин 3 урынга лаек булды. 

Яшь башкаручылар конкурсы - Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль 2007 елдан бирле уздырылып килә. Конкурсның максаты - халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү. Фестивальнең масштабы елдан-ел зурая. Монда татар җырчылары гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша.

2023 елның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 18 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак.

Фото: tatar-inform.tatar

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: