+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 Май 2023, 12:45

Соңгы кыңгырау колакта мәңге чыңлар...

Чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен шатлыклы да, бераз моңсу да бәйрәм якынлаша.

Соңгы кыңгырау колакта мәңге чыңлар...
Соңгы кыңгырау колакта мәңге чыңлар...

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, быел тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме 22-23 май көннәрендә узачак. Ә чыгарылыш кичәләрен исә 23-24 июньдә уздыру планнаштырылган.

Башкалабызда "Соңгы кыңгырау" бәйрәме 22 майда “Торатау” Конгресс-холлының аскы мәйданчыгында узачак, дип хәбәр итә Уфа мэриясе.

Шулай ук, бу көнне Уфаның Зәки Вәлиди (Аксаков урамыннан Мәҗит Гафури урамына кадәр) һәм Мәҗит Гафури (Пятигорская урамыннан Пушкин урамына кадәр) урамнары ябылачак. Чикләүләр көндезге 12дән 5кә кадәр дәвам итәчәк. Автомобильләр һәм автобуслар хәрәкәте үзгәрү схемасы турында алдан хәбәр ителәчәк.

Фото: phonoteka.org

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: