Бу көнне мәктәпне тәмамлаучылар символик рәвештә мәктәп белән саубуллаша. Алда – дәүләт имтиханнары, һөнәр юлында җаваплы сайлау һәм онытылмас чыгарылыш кичәсе.
Гомумән алганда, соңгы кыңгырау бүген 15 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы өчен яңгыраячак.
Уфада 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен уку елы тәмамлануга багышланган зур бәйрәм традицион рәвештә “Торатау” Конгресс-холлының түбәнге мәйданчыгында узачак.
"22 майда 14 сәгатьтә чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен шәһәр бәйрәме башланачак. Программада — вальс башкару, бию флешмобы”, – дип белдерделәр шәһәр мэриянең матбугат хезмәтендә.
26 майдан унберенче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра башлаячак.
Фото:искрагазета.рф