+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 Май 2023, 13:35

“Китап-байрам” ярминкәсенә рәхим итегез!

Уфада беренче тапкыр Халыкара китап ярминкәсе узачак. Анда “Әллүки”челәр дә катнаша.

“Китап-байрам” ярминкәсенә рәхим итегез!
“Китап-байрам” ярминкәсенә рәхим итегез!

26-28 майда Башкортстанның башкаласында республика Башлыгы ярдәме белән беренче тапкыр “Китап-байрам” узачак. Халыкара китап ярминкәсен оештыруда шулай ук Уфа шәһәре хакимияте һәм Башкортстанның Язучылар берлеге катнаша. Фестиваль Совет мәйданында һәм мәйдан тирәсендәге Совет һәм Пушкин урамнарында узачак.

“Китап-байрам” ярминкәсендә Русия төбәкләреннән генә түгел, Белорусия, Казахстан һәм Кыргызстаннан да 140тан артык нәшрият, китапханәләр, китап кибетләре, үзнәшерләр катнашачак, — дип хәбәр итте төбәк буенча Мәдәният министрлыгы матбугат секретаре Зилә Баймурзина.

Өч көн дәвамында кунаклар өчен язучылар, рәссамнар, актерлар, драматурглар һәм сәнгать белгечләре белән очрашулар, классик әсәрләр буенча нәфис фильмнар карау, мастер-класслар, уеннар, спектакльләр, консультацияләр һәм башка активлыклар планлаштырылган.

Шулай ук фестиваль кысаларында төрле конкурслар, хәйрия акцияләре, китап күргәзмәләре узачак. Балалар өчен дә махсус мәйданчыклар каралган. Шунысы да бик кызыклы, ярминкәдә яңа гына басылган китаплар сатып алырга да мөмкинчелек булачак. 

Әлбәттә, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар”, “Әллүки” журналлары да бәйрәмдә катнашачак. Республиканың барлык басма вәкилләрен дә фестивальнең өч көнендә дә ярминкәдә таба аласыз. Гәзит-журналларыбызның дусларын чарада көтеп калабыз!

Фото: kitap-bayram.ru

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: