-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 Май 2023, 09:55

Гимназиядә – сабантуй!

Уфаның 84нче Татар гимназиясендә 2 В сыйныфы өчен “Балалар  сабантуе “ үтте.  

Гимназиядә – сабантуй!
Гимназиядә – сабантуй!

Мәктәп мәйданында милли уеннар гөрләде, кызу көрәш барды, җыр-биюләр тынмады. Халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмендә кызлар һәм малайлар җитезлектә, чаялыкта, осталыкта көч сынашты. Укучылар уйнадылар һәм күңел ачтылар, бергәләшеп биеделәр, җырладылар, беркем дә бүләксез калмады.

Әти-әниләр дә балаларга кушылып, уеннарда актив катнашты.

"Сабантуй – ул хезмәт, дуслык бәйрәме! Аны һәркем көтеп ала", - дип башлап җибәрде бәйрәмне оештыручы, 1 "В" сыйныфы җитәкчесе - Әлфия Хәбибулла кызы Гәрәева.

Балалар сабантуе бик күңелле үтте. Әти-әниләр дә, балалар да милли бәйрәмне оештыручы Әлфия Хәбибулла кызына үзләренең рәхмәтләрен җиткерде.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: