+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
27 Май 2023, 09:20

Көмеш медальне кире кайтаралар

Мәктәпне "өчле"сез тәмамлаучы укучыларны шәп яңалык көтә.

Көмеш медальне кире кайтаралар
Көмеш медальне кире кайтаралар

Яңа уку елыннан Русия мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларына янә көмеш медальләр тапшыра башлыйлар. Үзгәреш яңа уку елыннан башлап кертелә. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.

2023-24 уку елында, нәкъ совет чорындагы кебек, укудагы уңышлар өчен укучыларга ике медаль тапшырыла башлаячак. Димәк"бишле"ләр янында дүртлеләре дә булган кызлар һәм егетләр мәктәпне медаль белән тәмамлый алачак дигән сүз. 

“Әти-әниләр өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә күңелле яңалык булыр дип уйлыйм. Без киләсе уку елыннан көмеш медальләрне кайтарабыз”, - дип белдергән министр.

Русиядә көмеш медаль 2014 елдан бирле тапшырылмаган. Төбәкләр мөстәкыйль рәвештә укучыларны бүләкләү төрләрен кертә, шул исәптән мәктәпне “өч”лесез тәмамлаган укучыларны көмеш медаль белән бүләкли ала.

Бу очракта аттестатта “бишле”ләр азрак, шулай да БДИ баллары белән билгеләрне расларга  (мәҗбүри фәннәр буенча — урыс теле һәм математикадан 70тән ким булмаган балл җыярга) яисә дәүләт чыгарылыш имтиханыннан (ГВЭ) “5”ле алырга кирәк. Көмеш медаль югары уку йортларына укырга кергәндә 2-3 өстәмә балл бирә.

 

Фото: sferanews.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: