Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
28 Май 2023, 12:35

Көн саен — 15 минут

Китап укуны ничек гадәткә кертергә?

Көн саен — 15 минут
Көн саен — 15 минут

Күз алдыгызга китерегез: иртәләрен, сез яраткан китабыгыз белән кич үткәрү турында хыялланасыз, ә көн азагында исә бу теләкнең бер бөртеге дә калмый. Әдәби дөньяга сәфәр кылу урынына, сез гадәти булган эшкә чумасыз: социаль челтәрләрне актарасыз яки чираттагы сериал карарга биреләсез. Һәм төп сорауга җавап хаман табылмый кала: үзеңне көн саен укырга ничек өйрәтергә?

Иң беренче чиратта, укырга теләгән китапларыгыздан бер исемлек төзегез. Анда күңелегез кушкан, яраткан китаплар керергә тиеш. Әлеге исемлекне кәгазьгә язып, күз алдына куйсагыз, бигрәк тә яхшы булыр.

Икенчедән, уңайлы уку форматын ачыклагыз. Кемдер кәгазь китап түгел, ә электрон форматта уку күбрәк ошыйдыр. Ә кемдер, киресенчә, яңа гына сатып алынган китапның исен тоюдан, бармаклары белән һәрбер битне барлаудан ләззәт аладыр.

Өченче киңәш: кайда гына йөресәгез дә, кайчан гына булса да, китап сезнең тугры юлдашыгыз булсын. Буш 5-10 минут вакыт табасыз икән – укыгыз. Юлда, тәнәфестә, паркта, чиратта торганда – барыбер укыгыз! Әгәр дә сез үзегез белән зур күләмле роман йөртәсегез килмәсә, гаджетлар шунда ук ярдәмгә килер.

Киләсе киңәш: укыганыгыз турында кешеләр белән дә бүлешегез. Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр – алар барсы да сезнең көнкүрештә булган кешеләр. Бу файдалы гадәтегез турында нигә алар белән дә бүлешмәскә? Моннан тыш, сез социаль челтәрдә китап-блог та алып барырга мөмкин!

Көн саен — 15 минут. Бу сүзләрне девиз итеп алыгыз да һәр көнне 15-20 минут укырга тырышыгыз. Сез һәм китап, берсе дә комачауламаска тиеш.

Әлеге киңәшләрне үтәсәгез, сез үзегез дә сизмәстән бик оста укучыга әйләнәчәксез. Китап уку сезне яктылыкка, нурга илтер. Халкыбыз да “Китап галим — телсез мөгаллим” дип юкка гына әйтмәгән бит.

Фото: freepik.com

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: