

Уфа шәһәренең модельле 7нче балалар китапханәсе “Батырлык өчен” һәм “Хәрби казанышлар өчен” медальләрен булдыруның 85 еллыгы хөрмәтенә “Җиңү волонтерлары” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте оештырган “Җиңүнең 24 кадры” Бөтенрусия акциясендә катнашты.
Акция кысаларында “Сирәк күренеш”, “Росляков танкисты” һәм “Скрипка урынына винтовка”кыска метражлы фильмнары күрсәтү оештырылды.
Китапханә мөдире, Җиңү волонтеры Ирина Зиннәтуллина фильм барышында, хәтта кулларда да тотып була торган наградалар, һәм әлеге медальләр белән бүләкләнгән геройларның батырлыклары турында сөйләде. Танк батальоны командиры В. П. Росляков, Ленинградта Җиңү парадында катнашучы И. М. Морштейн турында барысы да зур кызыксыну белән тыңлады.
Полк улы — А. Г. Эйхман турында фильм балаларга һәм өлкәннәргә аеруча нык тәэсир итте. 12 яшьлек разведчик, немецларга рация урнаштырылган баянда уйнаганда, бер үк вакытта Морзе әлифбасы белән дошман позицияләре һәм ныгытмалары турында хәбәрләр тапшыра.
Җиңү яулаган геройларыбыз һәрчак истә һәм алар белән горурланабыз!
Ирина Зиннәтуллина фотосы.