Федерация Советы әгъзасы, сенатор Ольга Епифанова "Гаилә белеме" дәресләре урынына мәктәп программасына “Әтилек дәресләре” кертү идеясе белән чыгыш ясаган. Мондый тәкъдимне ул “Выбор женщин” Бөтенрусия форумында җиткергән.
Аның фикеренчә, яңа дисциплинаны укыту өчен күпбалалы әтиләрне һәм гаиләдә яхшы, үрнәк булган гаилә башлыкларын җәлеп итәргә кирәк. Епифанова фикеренчә, хатын-кызлар йомшак табигатьле, шуңа да малайлардан чын ир-егетләр үстерә алмыйлар. Нәкъ шуның өчен дә көчле затлар укыткан дәрес нәтиҗәле булачак.
“Безгә ир-егетләребездән "әтиләр мәктәбе"н оештыруны сорарга кирәк", – дип нәтиҗә ясаган ул форум барышында.