Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 гыйнвар 2024, 21:25

Кар бабайлар көне

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә кызыклы чара узды.

Кар бабайлар көне
Кар бабайлар көне

Бөтендөнья Кар бабай көне 18 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әле күптән түгел генә билгеләнә башлады. Мондый искиткеч көнне немец коллекционеры Корнелиус Гретц билгеләп үтәргә тәкъдим иткән. Кар бабай — кышның һәм Яңа ел бәйрәмнәренең иң популяр символларының берсе.

Аны элек-электән открыткаларда сурәтлиләр, ә мультфильмнарда ул — Кыш бабайның якын дусты һәм ярдәмчесе. Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре бу бәйрәм уңаеннан осталык дәресе оештырды. Яшь китап укучылар Кар бабайлар турында балалар әдәбияты җыентыгы белән танышты, Кыш бабайның ярдәмчеләре турында әкиятләрдән һәм хикәяләрдән өзекләр тыңлады.

Кар бабайлар “ясаган” арада кышкы маҗараларның күңелле тарихлары белән уртаклаштылар, Кар бабай-почта ташучы һәм" Когда зажигаются елки" мультфильмнарын искә төшерделәр. Һәм безнең Кар бабайлар бик кызыклы килеп чыкты!


Зөлфия Гыйззәтуллина,

китапханә мөдире.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас