+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
6 Февраля 2024, 09:15

“Торнакай” музыкаль клубын уңышлар көтсен!

Әлшәй районының Әбдрәшит мәктәбе укучылары җиң сызганып яңа башлангычка тотынган.

“Торнакай” музыкаль клубын уңышлар көтсен!“Торнакай” музыкаль клубын уңышлар көтсен!
“Торнакай” музыкаль клубын уңышлар көтсен!

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы быел республикада белем бирү учреждениеләре арасында “Укучыларның башлангычларын бюджетлау” проектын тормышка ашыруга субсидияләр бүлүгә конкурс игълан итте. Әлеге бәйге кысаларында һәрбер мәгариф учреждениесе үзенең идеясе белән чыгып, аны тормышка ашыруга республика бюджетыннан акча алу мөмкинлегенә ия.

22 гыйнварда Әлшәй районының Әбдрәшит мәктәбендә “Укучыларның башлангычларын бюджетлау” проектына тавыш бирү үтте. Бу чарада 5-9нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар ике проект темасы тәкьдим иттеләр:"Спорт-хәрәкәтләнү-яшәү" һәм “Күңел өчен моң".


Һәр команда үзенең максатларын, мәсьәләләрен ачыклады, проектның мөһимлеген билдәләде. Укчылар ике тема буенча тавыш бирделәр.
Шунысы мөһим: "Күңел өчен моң" проекты 75 процент тавыш җыеп алга чыкты. Алар үзләренең проектына “Торнакай” музыкаль клубы дигән исем бирде. Хәзер инде мәктәп командасының тырышып эшләвен, максатларга ирешүен генә көтәргә кала.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас