+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
28 февраль , 11:50

Татар гимназияләрен үзгәрешләр көтә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Татар гимназияләрен үзгәрешләр көтә
Татар гимназияләрен үзгәрешләр көтә

Кичә, 27 февральдә, Башкортстан Башлыгы  Радий Хәбиров республиканың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Чараны “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов алып барды.
Очрашуда татар оешмалары вәкилләре, шулай ук башкаладагы ике Татар гимназиясе директорлары – Әнфисә Галимжанова (65нче гимназия), Равил Идрисов (84нче гимназия) һәм Нефтекама шәһәренең күппрофильле полилингваль татар гимназиясе директоры Илдар Мортазин да катнашты.

– Республикада 45 меңгә якын укучы татар телен теге яки бу формада өйрәнә. Бу уку елында 527 мәктәптә – туган татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү, 29 мәктәптә туган татар телендә укыту оештырылган. Әгәр моны гомум санның проценты итеп алсак, бу – өчтән бер өлеше, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, Башкортстан –  Русиядә төрле милләт телләрен өйрәнүче полилингваль гимназияләр челтәре булдырган бердәнбер төбәк. Полилингваль мәктәптә укуга ихтыяҗ арта. Ата-аналар балаларының шәхесен үстерү өчен киң мөмкинлекләр булган белем бирү учреждениесен сайлый.

– Мондый гимназияләрнең төп бурычы – сыйфатлы белем бирү, нәкъ менә шунда Башкортстанның булачак элитасы формалаша һәм укый. Шул ук вакытта аларда туган телләрне укыту практикасы сынап карала. Республиканың көнбатыш районнарының берсендә шундый тагын бер татар гимназиясе ачу идеясе бар. Без телләрне укыту сыйфатына һәм татар теле укытучыларын әзерләүгә басым ясаячакбыз”,­–  диде төбәк җитәкчесе.

Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясе директоры Әнфисә Фәрит кызы республика Башлыгыннан уку йортын капиталь ремонтлау һәм яңа спорт мәйданчыгы төзү мәсьәләсендә ярдәм итүне сорады. Радий Хәбиров республика Мәгариф һәм фән министрлыгына гимназиянең спорт мәйданчыгын модернизацияләү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты, ул якын арада Уфадагы эш сәфәрләренең берсендә уку йортына керәчәген билгеләп үтте.

Очрашуда 84нче Татар гимназиясен ремонтлау мәсьәләсе дә күтәрелде, бүген биредә 1620 бала укый. Радий Хәбиров республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге уку йортын мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасына кертү мәсьәләсен эшләргә кушты.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: