Кичә, 29 февральдә, Президент Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында белем бирү эчтәлегенә аерым тукталды.
“Балалар өчен укыту йөкләнеше аңлы һәм баланслы булырга тиеш. Әлбәттә, дәресләрдә бер нәрсәгә өйрәтеп, ә имтиханнарда икенчесен сораганда, моның эшкә файдасы юк. Мәктәп программалары һәм имтихан сораулары арасында булган туры килмәү, кызганычка каршы, ата-аналарны репетиторлар ялларга мәҗбүр итә. Ә бу һәркемнең дә кесәсеннән килә торган түгел. Мин хөкүмәттәге коллегалардан, педагогик һәм ата -аналар җәмгыяте белән берлектә, бу проблеманы хәл итүләрен сорыйм”, — диде ил башлыгы.