+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
3 март , 09:40

Киләчәктә дә кайгыртучан һәм кыю абый бул!

Сеңлесен явыз ниятле кешедән саклап калган 11 яшьлек малайны бүләкләделәр.

Киләчәктә дә кайгыртучан һәм кыю абый бул!
Киләчәктә дә кайгыртучан һәм кыю абый бул!

Стәрлетамакта  сеңлесен урлаудан коткарган 11 яшьлек Асланга, Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельский исеменнән, күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырганнар.

Элегрәк хәбәр итүебезгә, 5 февраль көнне көндез, Стәрлетамак урамында, башына балаклава, йөзенә битлек кигән ир-егет мәктәптән кайтып баручы 7 яшьлек кызның кулыннан тотып, аны билгесез юнәлештә алып китәргә маташа. Бәхеткә, янында абыйсы Аслан була. Йөзен битлек белән каплаган ирдән курыкмыйча, ул сеңлесен ирнең кулыннан тартып ала, аны җитәкләп, яшәгән фатирларына йөгерә, өйдә әти-әнисенә булган хәл турында сөйләп бирә. Алар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Балигъ булмаган баланы урлау очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр һәм криминалистлар, оперативниклар белән бергә, кыска вакыт эчендә шикләнелүченең шәхесен ачыклый, аны тоткарлый. Ул 18 яшьлек Стәрлетамак кешесе булып чыга. Тикшерү вакытында егет сак астына алына.

Аслан тикшерүчеләргә шикләнелүчене ачыкларга актив ярдәм итә, вакыйга урынын, булган хәлне һәм явыз ниятле кешенең билгеләрен җентекләп тасвирлап бирә.

"Ведомство җитәкчесе 11 яшьлек Асланны кечкенә сеңлесен явыз ниятле кеше һөҗүменнән коткарганы өчен бүләкләүгә тәкъдим итү турында карар кабул итте. Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре вакыйга героена, аның сеңлесе һәм әти-әнисенә янына кунакка килделәр, Рәхмәт хаты, балаларга бүләкләр тапшырдылар, гаилә белән аралашалар. Асланга киләчәктә дә шундый ук кыю һәм кайгыртучан абый булып калуын теләделәр", - дип сөйләделәр Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

 

Фото:СКР по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: