+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 март , 10:00

“Сезнең хатлар безгә өмет бирә...”

Ялга кайткан яугир үзен саклап йөрткән хат авторын эзләп тапкан.

“Сезнең хатлар безгә өмет бирә...”
“Сезнең хатлар безгә өмет бирә...”

Күптән түгел Стәрлебаш районының Җилембәт авылындагы Советлар Союзы Герое  С. Х. Хәсәнов исемендәге мәктәпкә махсус операциядә катнашучы "Леший" позывнойлы яугир килгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Иң элек шуны әйтергә кирәк, Елимбәт  укучылары сугышчыларга  даими рәвештә күңелгә үтеп керерлек хатлар яза, маскировка челтәрләре ясарга ярдәм итә, талисманнар ясый. Шундый хатларның берсе "Леший" позывнойлы якташыбыз кулына килеп эләккән.

Ул узган елның маенда махсус хәрби операция зонасына киткән, “Башкортостан” полкы ирекмәннәре сафына кушылган. Шунда аның кулына Җилембәт мәктәбе укучысы Разалия Көмешбаеваның хаты килеп эләгә. Кыз хатта үзе турында язган, яугиргә һәм аның иптәшләренә хәрби бурычларын уңышлы үтәүләрен, исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләгән.

Яугиргә бу хат шулкадәр тәэсир иткән ки, ялга кайткач ул шунда ук укучылар янына очрашуга килгән. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән хатларның солдатларга көч, өмет, тизрәк өйгә әйләнеп кайтырга өмет бирүе турында сөйләгән.

 

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: