+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 март , 10:25

Мәктәп укучылары "Шурави" белән очрашты

Уфаның модельле 7нче балалар китапханәсендә бик фәһемле очрашу узды.

Мәктәп укучылары Шурави белән очрашты
Мәктәп укучылары Шурави белән очрашты

Балалар китабы атналыгы— китаплар белән танышу да, безнең заманның чын геройлары булган кызыклы кешеләр белән очрашулар да. Уфа шәһәренең модельле 7нче балалар китапханәсе 21нче лицейның 10нчы сыйныф укучыларына “тере легенда” белән аралашу мөмкинлеге бүләк итте.

Флүр Әхәт улы Гарипов ("Шурави" позывнойлы) — сугышчы-интернационалист, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны, “Сугышчан туганлык” оешмасының Уфа бүлеге идарәсе әгъзасы, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы, отставкадагы өлкән лейтенант. Флүр Әхәт улы балаларга үзенең кече Ватаны — Башкортстанның Балтач районындагы авылы турында, балачакта дуслары белән сугыш уены уйнавы, анда һәрвакыт “безнекеләр” җиңүе турында сөйләде. Ул 19-20 яшьлек чагында Әфганстанда десант гаскәрләре составында хезмәт итә.

Армиядән соң водитель һөнәрен ала, “Росгвардия”нең ведомстводан тыш сакчылары сафларында хезмәт итә. Һәм яңадан, 50 яшьтән узган вакытта, Украинада, танкист буларак хәрби хезмәткә китә. Русия Герое подполковник А. П. Мигунов җитәкчелегендә ил тынычлыгын саклый.

 “Иң мөһиме турында сөйләшү" барлык катнашучыларны тормышның тизлеге, гаджетлар аяусыз тартып алган вакытның кыйммәте, ныклы, ышанычлы дуслыкның мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итте. “Кешеләрне, дусларыңны бервакытта да сатма — бу кеше кайчан да булса авыр вакытта сине коткарырга мөмкин!"

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга балалар җибәргән рәсемле хатлар турында сүз чыккач, Флүр Әхәт улы үз мисалын китерде: бишенче сыйныф укучысы җибәргән йорт рәсеме аның өчен туган учагының җылысын искә төшереп торучы талисман булган, ул аны әле дә кесәсендә саклый. Яугир кайткач, кызны эзләп табып, аңа бүләк тә ясаган.

 Хушлашканда ветеран балаларга дусларын сакларга, тырышып укырга, киләчәк турында бүгеннән үк уйларга, ә иң мөһиме — тыныч күк йөзе, беркайчан да хәвефле команданы ишетмәүләрен теләде.

Ирина Зиннәтуллина,

китапханә мөдире.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: