+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
23 март , 16:25

"Туган телем мине дәрәҗәле итте, үстерде!"

Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова Казанда узган мәртәбәле бәйгедә җиңү яулады.

"Туган телем мине дәрәҗәле итте, үстерде!"
"Туган телем мине дәрәҗәле итте, үстерде!"

18-22 март көннәрендә Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы " Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабы узды.  Безнең республиканы конкурста Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Җәмил кызы Мансурова тәкъдим итте.

Конкурс ел саен берничә этапта үткәрелә: читтән торып (конкурсантлар туган тел яки әдәбият буенча дәреснең видеофрагментын һәм туган телләрне, милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклауга юнәлдерелгән дәрестән тыш эшчәнлек проектын тәкъдим итәләр) һәм йомгаклау (катнашучылар мастер-класслар үткәрә, үз проектларын тәкъдим итә, түгәрәк өстәлдә катнаша).

Конкурс нәтиҗәләре буенча Зөлфия Җәмил  кызы лауреат булды.

“Урман эчендә урнашкан кечкенә Хәҗимән авылы кызы Казанның олы сәхнәләрендә бүләкләнер дип кем уйлаган?! 20-21 март көннәрендә Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 12 укытучы дәрес, сыйныф сәгате, мастер-класс, методик остаханә бәйгеләрендә Казан шәһәренең алдынгы "Адымнар" полилингваль комплекс базасында көч сынаштык. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән коллегалар белән бер гаилә кебек яшәдек, туганлашып беттек. “Адымнар”ның укучыларына, коллективына аерым зур рәхмәтемне җиткерәм. Андагы атмосфера, җылы мөнәсәбәтләр барлык дулкынлануны шунда ук юкка чыгарды.
Бәйге булгач, җиңел булмый инде ул. Миңа ышанган якыннарыма, остазларыма, ахирәтем Галиягә рәхмәтем чиксез. Казан, яраткан туган телем тагын бер башка үстереп, ныгытып кайтарды. Шушы хезмәт юлымда бу – иң зур җиңүләрнең берсе!” – ди Зөлфия Җәмил кызы.

Үзенең тәҗрибәле, көчле укытучы булуын мәртәбәле бәйгеләрдә исбатлаган, балалар арасында “Әллүки” журналын танытуга һәм таратуга да зур көч салган Зөлфия Җәмил кызын лаеклы уңышы белән котлыйбыз. Хезмәтеннән ямь табып, яңадан-яңа үрләр яулап, укучылары өчен горурланып эшлисе көннәр көтсен алда да. Гаилә иминлеге, сәламәтлек, уңышлар телибез һәм чиксез горурланабыз!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: