+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 март , 12:15

Рәссам кунакка килде!

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә бик фәһемле очрашу узды.

Рәссам кунакка килде!
Рәссам кунакка килде!

Күптән түгел Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә, Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы-2024 кысаларында, 5нче лицейның 5нче сыйныф укучылары Уфа рәссамы, стрит-арт остасы Олег Кайбышев белән очрашты.

Олег Ринат улы үзенең балачагы һәм яшьлеге, рәсем ясау белән мавыгуы ничек башлануы һәм БДПУның сәнгать-график факультетына укырга керүе турында сөйләде. Әңгәмә барышында рәссамның эшләреннән слайдлар күрсәтелде, һәм мәктәп укучылары үзләре өчен архитектура корылмаларындагы рәсем сәнгате — мурал кебек монументаль сәнгатьнең төрен ачты.

Сорауларны бер-бер артлы яудырып кына тордылар: йорт стеналарындагы портретларга күпме буяу китә, нинди материалларга өстенлек бирелә, иң яраткан эшләре нинди, Уфада стрит-арт белән кайда шөгыльләнә башларга мөмкин?..

Шулай ук, укучылар рәссамның нинди девиз астында яшәве һәм иҗат итүе белән дә кызыксынды. Останың девизы икәү булып чыкты: "Безнең эш — батырлык" һәм "Вакытны бушка үтермә!».

Укучылар Уфа биналарында Юрий Гагарин, Муса Гәрәев, Наталья Ковшованың зур портретларын ясаган (Артур Лукьянов белән бергәләп) рәссам белән очрашуга шат булды һәм бик теләп аның автографын да алды.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: