“Крокус Сити Холл” концертлар залында булган теракт вакытында 15 яшьлек Ислам Хәлилов һәм 14 яшьлек Артем Донсков 100дән артык кешене коткарган, эвакуацияләнергә ярдәм иткән. Ике укучы да концерт залының гардеробында эшләп йөргән.
Бүген Балалар омбудсмены Мария Львова-Белова аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
"Безнең үсмерләр, әле үзләре дә бала гына булуларына карамастан, башкача эшли алмаган. Аннан балалар чыкканда, йөрәк кысылды, чөнки аларны коткарырга кирәк иде. Ә шул ук вакытта бу балалар дөрес булмаган якка йөгергән кешеләргә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышкан”, — дип ассызыклады Мария Львова-Белова.
Исламның әти-әнисе әйтүенчә, аларның уллары урынында булган һәр кеше нәкъ шулай ук эшләр иде. Алар уллары белән горурлануларын әйткәннәр.
Фото: lvov-news.ru