+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 март , 16:20

Шагыйрь сүзе яшь йөрәкләрне канатландырды

Уфа шәһәренең модельле 7нче балалар китапханәсендә бик матур мәдәни чара үтте.

Шагыйрь сүзе яшь йөрәкләрне канатландырды
Шагыйрь сүзе яшь йөрәкләрне канатландырды

Күптән түгел Уфа шәһәренең модельле 7нче балалар китапханәсендә бик матур мәдәни чара — шагыйрь, журналист, Уфа фән һәм технологияләр университетының журналистика кафедрасы укытучысы һәм республика Башлыгының өлкән референты Алмас Шаммасов белән очрашу узды.

Әңгәмәдә Алмас Равил улының: “Әти үз планетасын булдырды һәм миңа ышанып тапшырды”дигән сүзләре девиз булып торды. Балаларга ул шигърият дөньясына беренче адымнары, әтисе – Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммасның – аның беренче рифмалы юлларында шигъри талант үсентеләрен күрүе турында.

Нәкъ менә 2нче сыйныф укучысының “Әни миңа гомер ачкан” шигырендәге юл Алмасның беренче шигъри җыентыгына исем биргән. Шагыйрь үз гаиләсе, күп еллар дәвамында әтисенең ышанычлы таянычы һәм илһамчысы булган әнисе турында сөйләде, әбисе һәм бабасы турында җылы истәлекләре белән бүлеште.

Һәм, әлбәттә, башкорт һәм урыс телләрендәге шигырьләрне тирән мәгънә белән укуы укучылар өчен зур бүләк булды.

 

Ирина Зиннәтуллина, китапханә мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: