+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
2 апрель , 14:15

Китап укыган бала зиһенле була!

Бүген – Халыкара балалар китабы көне.

Китап укыган бала зиһенле була!
Китап укыган бала зиһенле була!

XVII гасырга кадәр балалар өчен китаплар чыгарылмаган, бастырылмаган. Тарих телдән-телгә күчкән.  Беренче балалар китабын немец психиатры Генрих Гофман 1844 елда чыгара. Ә беренче Халыкара балалар китабы көне 1967 елның 2 апрелендә билгеләнә башлый.

Аның барлыкка килүе дә очраклы гына түгел, бу дата, билгеле булуынча, бөек әкият остасы Ганс Христиан Андерсенның туган көне уңаеннан үткәрелә башлый. Балалар китабы исә китаплар басыла башлаганнан да соңрак барлыкка килә. Ә беренче тапкыр Халыкара балалар китабы көне 1967 елда билгеләнелә башлый. 1805 елның 2 апрелендә балаларның бөек язучысы, әкиятче Ганс Христиан Андерсен туган. Яхшы фантазияле кеше әсәрләр яза һәм төрле журналларда бастыра башлый. Ә аның әкиятләре бар дөнья казанышына әверелә. Шушы бөек кеше истәлегенә аның туган көнендә Халыкара балалар китабы көнен билгели башлыйлар.

Башкаланың 84нче Татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгөл Рәшит кызы Ахунова әйтүенчә, аның җитәкчелегендәге 2 Е сыйныфы укучылары да китаплар укырга ярата. Укучылар мәктәп программасына кергән әсәрләрне дә, китапханәдән үзләре кызыксынган әдәбиятны да алып укый. Маҗаралы әсәрләргә ихтыяҗ зур, билгеле авторларның мавыктыргыч әсәрләрен укырга яраталар. Гәзит-журналлар белән дә дус алар. “Әллүки” журналына сыйныф белән һәрвакыт беренчеләрдән язылалар!

“Халыкара балалар китабы көнен без бик көтеп алабыз, укыган китаплар турында сөйләшәбез, шигырьләр сөйлибез, җырлар җырлыйбыз. Үзебез дә шигырьләр, әкиятләр язып карыйбыз. Сыйныфташларыбыз Илназ, Нурислам һәм Диананың беренче иҗат җимешләрен инде матбугат битләрендә дә күрдек. Каләм тибрәтүче сыйныфташларга иҗади уңышлар телибез!” – ди 2 Е сыйныфы укучысы Ясминә Габдрахманова.

 

Айгөл Ахунова фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: