Уфада VI республика “Мәгарифтә күтәрелеш!" мәктәп форумы эшен дәвам итә. Чара 1 апрельдә “Торатау” Конгресс-холлында старт алды. Бүген, форумның йомгаклау көнендә, 9 дискуссия мәйданчыгы эшли, алар мәгариф өлкәсендә мәгълүмати хәвефсезлек, “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү”, мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эше һәм башкалар темаларга багышланган.
“Мәгарифтә күтәрелеш” форумына һәр педагог үз идеяләре белән генә түгел, башкаларның да тәҗрибәсен, фикерләрен ишетергә килгән. Аларның һәркайсы, дискуссия мәйданчыкларында катнашып, яңалыклар белән таныша, мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп эзли.
Динар Кәлимуллин фотосы.