Башкортстанда “Берлога” милли киберфизик платформасы проекты гамәлгә ашырыла. Республикада Бөтенрусия координация үзәге эшли башлады. Бүгенге көндә проектка 60 белем бирү оешмасы, 90 технология түгәрәге һәм республиканың 6 меңнән артык укучысы җәлеп ителгән.
Узган ел беренче тапкыр “Геовызов” халыкара геология чемпионаты уздырылды. Анда Русиянең 18 төбәгеннән һәм чит илләрдән 20 команда катнашты. Чемпионат федераль дәрәҗәдә югары бәя алды. Аны быел да республикада уздыру турында карар кабул ителде.
“Патриотик тәрбия эшен оештыруда җитди алга китеш бар. 2020 елдан башлап республика мәктәпләрендә 186 “Шәйморатов” сыйныфы ачылган, шуларның 97се узган елда. "Патриот" паркында 8 меңгә якын бала өчен уку җыеннары уздырылды. “Авангард” яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү үзәкләре челтәрен киңәйтү буенча эшне дәвам итәбез. Быел мондый ике үзәк Кыйгы һәм Баймак районнарында барлыкка киләчәк” – диде Андрей Назаров.