+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 апрель , 12:55

Әкият тыңларга килегез!

Китапханә хезмәткәрләре 13нче Уфа коррекцион мәктәп-интернаты укучылары өчен фәһемле чара оештырды.

Әкият тыңларга килегез!
Әкият тыңларга килегез!

“Уфаны ач!” балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы кысаларында, башкаланың 18нче балалар китапханәсе һәм модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 13нче Уфа коррекцион мәктәп-интернаты укучылары өчен бик фәһемле чара оештырды.

Китапханә хезмәткәрләре “Әкият тыңларга чакырабыз”дигән осталык дәресе үткәрде. Балалар командалары урыс халык әкиятләрен белүдә ярышты:Буратино, Маша һәм Аю, Кызыл башлык, Айболит, Карлсон, Незнайка, Золушка кебек яраткан әкият геройларын искә төшерделәр.  Әкияттәге әйберләр буенча нинди әкият булуын таптылар, әдәби персонажларның телеграммаларына җавап бирделәр.

Шуннан соң, барлык катнашучылар оригами техникасында җәнлекләр рәвешендә кызыклы кыстыргычлар ясады. Моның өчен иң гади материаллар кирәк булды: төсле кәгазь, җилем, кайчы һәм фломастерлар. Кәгазьдән ясалган кыстыргыч-почмак китап битенә кидерелә. Әлбәттә, хәзер китапта кирәкле урынны шунда ук табып була!

Менә шундый шаян җәнлекләр балаларның китапларында урын алды.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина.

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: