+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
6 апрель , 12:00

“Без үргән челтәрләр әтиләрне дошман күзеннән сакласын!”

Бүздәк районының Каран мәктәбе коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм оештыруда актив катнаша.

“Без үргән челтәрләр яугирләрне дошман күзеннән сакласын!”
“Без үргән челтәрләр яугирләрне дошман күзеннән сакласын!”

Алар беренчеләрдән булып “Солдатка хат” акциясенә кушылган иде. Каран укучылары илебез тынычлыгы өчен көрәшүче әтиләргә, абыйларга ихлас теләкләр язылган, матур рәсемнәр белән бизәлгән хатлар юллады.

Белем учагында игелекле эшләр дәвам итә. Әйтик, март башыннан мәктәп фойесында һәр тәнәфестә югары сыйныф укучылары, юнармиячеләр маскировка челтәрләре үрә. Аларга технология һәм тарих укытучысы Ләйсән Әдиб кызы Хөсәенова ярдәм итә.

— Безнең мәктәп коллективы беренче көннәрдән үк хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә актив кушылды. Без гуманитар ярдәм җыюда катнашабыз, окоп шәмнәре ясыйбыз, яугирләргә рәхмәт сүзләре язабыз.  Ләкин вакыт узу белән тагын нәрсәдер эшләү, ярдәм итү теләге туды, — ди мәктәп директоры Айрат Флүр улы Мансуров.

Укучылар үзләре дә бу эшләрнең никадәр мөһим һәм кирәкле булуын аңлый.

— Мин яугирләргә ярдәм итә алуыма шатмын. Мондый челтәрләр техниканы һәм солдатларны дошман күзеннән саклый, — ди волонтер, яшь юнармияче Мансур Гыйззәтуллин.

Өлкән сыйныфта укучы абый-апаларыннан үрнәк алып, кечерәк сыйныф укучылары да ярдәмгә кушыла. Күптән түгел 5-6 сыйныф укучылары,  мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Зөлфия Җәмил кызы Мансурова җитәкчелегендә, озак янучы 50дән шырпы ясаган.

Мондый шырпыларны мич якканда, учак тергезгәндә, ризык җылытканда кулланырга мөмкин. Алар җилле һава торышында һәм хәтта карлы яңгырлар вакытында да сүнми. Алар ау шырпыларына караганда да озаграк яна.

"Чыгымнар зур түгел — гади шырпылар, шпажкалар, җепләр, кәгазь салфеткалар, парафин һәм бераз гына вакыт”, — ди Зөлфия Җәмил кызы.

Ә без остазга кушылып, зур теләк тә дип өстисебез килә. Теләк, тырышлык, уңганлык бу мәктәпнең укытучыларына да, укучыларына да хас сыйфатлар. Дөньяларның тыныч булуы, ир-егетләребезнең тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуы өчен үз өлешен кертүче дусларыбызга әфарин!

 

Фотолар мәктәп сайтыннан.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: