+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
14 апрель , 09:50

Галәм — янәшәңдә!

Китап укучылар уникаль экспонатлар белән танышты.

Галәм — янәшәңдә!
Галәм — янәшәңдә!

Космонавтика көнендә Уфа шәһәренең модельле 7нче балалар китапханәсендә “Ерак һәм якын космос” күргәзмәсе оештырылды һәм китап сөюче укучылар арасында “Галәм – янәшәдә” интеллектуаль уены уздырылды. Өч раунд — “Очыш алдыннан”, “Орбитада”, “Интуиция” — галәм турында киң белем таләп итмәде. Катнашучыларга бары тик эрудиция һәм игътибар, тапкырлык һәм җиңүгә омтылыш кирәк булды.

Китапханә мөдире Ирина Миңнулла кызы балаларны гаилә архивыннан уникаль экспонатлар белән таныштырды. Аның әтисе — Миңнулла Зиннәтуллин инженер-сынаучы була. Ул чирек гасыр Байконурда хезмәт итә, анда «Союз», «Экран», «Радуга», «Горизонт» һәм башка төр космик аппаратлар системаларын сынау һәм эксплуатацияләүдә катнаша. Уникаль экспонатларны кулларына тотып карау мөмкинлеге балалар өчен сюрприз булды.

"Космос белән очрашу"да укучылар үз белемнәрен күрсәтеп кенә калмады, ә аларны шактый тулыландырды да. Очрашу бик кызыклы һәм фәһемле булды.

 

Ирина Зиннәтуллина фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: