+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
15 апрель , 10:25

Башкортстан Белгород өлкәсеннән 500 баланы кабул итте

Республикада аларга укуларын дәвам итү өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итәчәкләр.

Башкортстан Белгород өлкәсеннән 500 баланы кабул итте
Башкортстан Белгород өлкәсеннән 500 баланы кабул итте

Уфа тимер юл вокзалына Белгород өлкәсеннән 500 тирәсе укучы килде. Аларны Илеш районының "Орленок" балалар сәламәтләндерү лагеренда һәм Әбҗәлил районының "Березки" ял йортында урнаштырачаклар. Биредә балаларга агымдагы программа буенча укуларын дәвам итү өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итәчәкләр, шулай ук мәдәни ял оештырачаклар һәм төбәкнең истәлекле урыннары белән таныштырачаклар.

Белгородта яшәүчеләрнең берсе Иван Пензев сүзләренчә, аңа Башкортстан бик ошаган һәм ул республиканы якыннанрак белү мөмкинлеген түземсезлек белән көтә.

"Башкортстан бик матур, әмма, әлбәттә, әлегә Белгород белән чагыштырганда, сездә салкынрак. Элек мин башкорт балы һәм сезнең милли ризыкларыгыз турында күп яхшы сүзләр ишеттем. Иң мөһиме - без укуыбызны тыныч кына тәмамлый алачакбыз, чөнки Белгородта дәресләр вакытында ракета хәвефе яисә пилотсыз очкычлар янавын даими игълан итәләр иде, андый вакытларда без коридорга чыктык һәм уку процессын туктатырга туры килде", — дигән Иван "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Якташының фикерен Валерия Гавшина да уртаклаша, ул Башкортстанның кунакчыллыгына соклана. "Без өйдән шактый озакка чыгып киттек, әмма мин ышанам: барысы да яхшы һәм безгә сезнең дус һәм кайгыртучан җирегездә уку бик уңайлы булыр», — дип саный ул.

Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр иткәнчә, балалар республикада май ахырына - июнь башына кадәр булачак.

Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин, Белгород өлкәсеннән килгән укучылар республика мәктәпләренә беркетелгән, педагоглар билгеләнгән һәм актуаль расписание төзелгән, дигән.

"Башкортстан хәзерге вакытта шактый катлаулы хәлдә калган балаларга ярдәм кулы сузды, чөнки ел дәвамында алар Украина ягыннан бомбага тоту очраклары белән бәйле даими стресс аркасында нормаль укый алмады. Укыту Белгород өлкәсендә булган расписаниегә ярашлы оештырылачак. Нигездә, безгә 7-9 сыйныф укучылары килде, 10 сыйныф укучылары да бар. Аларга мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен барысын да эшләячәкбез”, — диде ведомство җитәкчесе.

 

Фото:bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: