Уфаның Интернациональная урамындагы йорт подъездында бер ирнең мәктәп укучысына ташлануы турында хәбәр иткән идек инде. Кызны яклап калучы 86нчы гимназия директоры Светлана Михеева булуы ачыкланды.
Исегезгә төшерәбез, бу вакыйга дүшәмбе көнне, 15 апрельдә, булган иде. Мәктәптән кайтып килүче кыз подъездга керә, аның артыннан ир кеше дә кереп акитә. Ишек ябылгач та мәктәп укучысының ачыргаланып кычкыруы ишетелә. Шул вакытта кыздан берничә метр гына артта килгән Светлана Михеева подъездга йөгереп керә һәм явыз ниятле кешене куркыта. Моннан тыш, ул һөҗүм итүчене куып җитеп, фотога төшереп ала. Бу полиция хезмәткәрләренә аның шәхесен ачыкларга һәм тоткарларга ярдәм итә. Ул 52 яшьлек, элек хөкем ителгән, билгеле бер яшәү урыны булмаган ир булып чыга.
Социаль челтәрләрдә Орджоникидзе районы башлыгы Альберт Маликов хәбәр итүенчә, Светлана Михеева гимназияне 10 елга якын җитәкләгән директор.
"Ул үз эшенең чын остасы гына түгел, ә бик җаваплы һәм фидакарь кеше дә. Ул батырлык эшләмәгәнен, балага куркыныч янавын күрсә, һәр өлкән кеше эшләргә тиеш булганча эшләгәнен әйтә", - дип язган район хакимияте җитәкчесе.
Фото: Альберт Маликовның социаль челтәрләрдәге битеннән