+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 апрель , 18:05

Укучылар шатлыктан сикерәчәк

Мәктәпләрдә контроль эшләр башкаруны бетермәкчеләр.

Укучылар шатлыктан сикерәчәк
Укучылар шатлыктан сикерәчәк

Ставропольдән Дәүләт думасы депутаты, мәгариф комитеты башлыгы Анна Казакова мәктәпләрдә контроль эшләрнең ни дәрәҗәдә кирәкле улуын тикшерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул “ТАСС” агентлыгына сөйләгән.

Закон чыгаручылар “кирәксез” контроль эшләрне гамәлдән чыгармакчылар.  Алар фикеренчә, башкарылган эшләр күрсәткеч саны өчен эшләнмәскә тиеш. Аларның никадәр кирәклеген аңлау өчен “Рособрнадзор”ның 15 апрельдән контроль эшләргә ревизия башлаячагы көтелә.

"Барысы да ниндидер нәтиҗәгә китерергә тиеш, ә “карагыз әле, күпме контроль эше үткәрдек”, дияр өчен түгел. Кайбер мәктәпләрдә әйтүләренчә, алар контроль эшләрне “шулай күнеккән өчен” генә үткәрә”, — дип белдергән Казакова.

Контроль эшләрне бетерергә тәкъдим итүнең төп сәбәбе –  аларның түбән нәтиҗәлелеге һәм формальлеге. Казакова раславынча, заманча белем бирү искергән эшләрне үтәүгә түгел, ә конкрет уку нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Хәзерге вакытта тәкъдим фикер алышу стадиясендә, аны гамәлгә ашыру өчен законнар һәм методик киңәшләр җентекле итеп эшләнергә тиеш.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: