+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 Май , 23:00

“Әллүки”нең дуслары шундый булырга тиеш тә!

Балтач районы Түбән Сикияз мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары бик күпләргә үрнәк.

“Әллүки”нең дуслары шундый булырга тиеш тә!
“Әллүки”нең дуслары шундый булырга тиеш тә!

Сыйныфтагы биш укучы да тырышып укый, төрле конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый.  Әйтик, Дарина Солтангәрәева урыс теле буенча Гагарин кубогына узган район олимпиадасы җиңүчесе, шулай ук фәнни-тикшеренү эшләре буенча республика конкурсында да призлы урын яулаган. Шигъри сүзгә оста Рания Галиева күптән түгел "Тукай моңнары" район конкурс-фестивалендә җиңү яулан.  Вилена Байбулатова биергә ярата, кул эшләренә оста. Снежана Нөркәева белән Константин Нуховның актерлык сәләтләре сокландыра, алар“Фантазерлар” театр түгәрәгенә йөри.

– Укучыларым – тату, тырыш, ярдәмчелләр. Нинди генә эшкә тотынсак та, күңелле һәм матур итеп башкарып куябыз. Әти-әниләребез, ак яулыклы дәү әниләребез дә сыйныф тормышында актив катнаша. Бергәләп үткәргән бәйрәмнәр аеруча җылы һәм истәлекле була, – ди сыйныфы белән горурланып, укытучылары Лариса Нурлыева.

“Әллүки”гә сыйныф белән язылып, яратып укып баручы кызлар һәм малайлар нәкъ шундый булырга тиеш тә!

 

Фотолар сыйныф төркеменнән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: