-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
14 Май , 15:05

“ БДИ җаваплары монда...”

Мошенниклар чыгарылыш сыйныф укучыларын сагалап кына тора.

“ БДИ җаваплары монда...”
“ БДИ җаваплары монда...”

Мондый белдерүләрне интернетта 9 һәм 11 сыйныф укучыларының күбесе чыгарылыш имтиханнары алдыннан эзли. Әмма нәкъ шул вакытта аларны мошенниклар сагалавын белми әле алар. Бу хакта “Мошки” Телеграм каналы кисәтә.

Имтиханнарга әзерләнергә теләмичә, булачак чыгарылыш укучылары "акыллы" Интернетка өметләнә һәм акча түләп, дөрес тестлар кулда дип уйлыйлар. Соңыннан төп дәүләт имтиханнары һәм БДИ нәтиҗәләре балаларны да, аларның ата-аналарын да күңелсез хәлгә куя

Белем җиңел бирелми! Балаларыгызны кисәтеп куегыз, әти-әниләр. Аферистлардан сак булыгыз!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: