-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
15 Май , 15:15

Гаилә белән китапханәгә йөрибез!

Бүген, 15 майда, Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Гаилә белән китапханәгә йөрибез!
Гаилә белән китапханәгә йөрибез!

Гаилә — һәр кешенең төп яшәү терәкләренең берсе.

Мондый искиткеч көнгә Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре акция үткәрделәр. "Китапханәгә ничек барырга?" дип аталган акция бик мавыктыргыч булып чыкты. Китапханәчеләр шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп: гаилә традицияләре, нинди китаплар укулары белән кызыксындылар. Әлбәттә, төп сорау: " Сез балалар китапханәсенә ничек барырга икәнен беләсезме?" булды. Сорауга дөрес итеп җавап биргән һәркемгә китапханә адресы белән белешмә-чакыру тапшырылды.

Китапханәчеләр бик күпләрнең безнең китапханәнең кайда урнашканын белүенә һәм укучыларыбыз булуына шатланып гаҗәпләнделәр.


Зөлфия Гыйззәтуллина.

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: