-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
23 Май , 10:35

Сәяхәттән илһам алып кайттык!

Каран урта мәктәбе укучылары уку елын бик матур чара белән тәмамлаган.

Сәяхәттән илһам алып кайттык!
Сәяхәттән илһам алып кайттык!

Урра! Көтеп алган җәйге каникуллар башланды. Рәхәтләнеп ял итәсе, көч туплыйсы, матур урыннарда буласы көннәр алда әле.  "Әллүки" журналының тугры дуслары, Каран урта мәктәбе укучылары тэссоратларга бай чараларны башлап та җибәргән. Алар республикабызның гүзәл почмагында урнашкан “Бабай утары” этнокомплексына барганнар. "Салават күпере" курчак театрының яшь актерларына шундый шәп сәяхәтне җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова оештырган.

“Балалар ачык һавадагы музейны, андагы матур кошларны, кызыклы җәнлекләрне бик үз иттеләр. Бабаларыбызның яшәү рәвеше, көнкүреше белән таныштылар. Соңыннан барыбыз да хуш исле чәй, күпереп пешкән тәбикмәк белән сыйландык. Сәяхәттән илһам, көч-куәт, күтәренке кәеф алдык”, — ди Зөлфия Җәмил кызы.

Батырга да ял кирәк, дигән борынгылар. Ел дәвамында укуда өлгерлек күрсәткән, мәктәп тормышында актив катнашкан кызлар һәм малайларның җәйге яллары күңелле, хәтирәләргә бай булсын!

 

Фотолар мәктәп сайтыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: