+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 Май , 10:30

Бәладә ташлап китмәгәннәр!

Игелекле дүрт дусны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе үзе килеп котлаган.

Бәладә ташлап китмәгәннәр!
Бәладә ташлап китмәгәннәр!

Учалы районының Рысай авылында дүрт дус игелекле  гамәл кылган. Арсен Бакиев, Дим Хәбибуллин, Радмир һәм Таһир Хисмәтуллиннар агымдагы елның  31 гыйнварында мәктәп капкасы торбасына төшкән Кызыл китапка кертелгән ябалакны күреп алганнар.

Балалар кошны бәладә калдырмый, аны коткару планын уйлап таба һәм аны “тоткынлык”тан азат итә. Соңгы кыңгырау бәйрәме көнне мәктәп линейкасында укучыларны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов бүләкләде.

Ведомство җитәкчесе балаларны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм файдалы бүләкләр тапшырды.

“Укуны тәмамлагач, без яшь коткаручыларны үз сафларыбызда күрергә шат булачакбыз!” – дип язган социаль челтәрләрдә Кирилл Первов.

 

 Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: