+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 Май , 21:25

Гәзит-журналлы да, бүләкле дә булыгыз!

“Китап-байрам” II Халыкара китап ярминкәсендә яраткан басмаңа ташламалы хакка язылырга мөмкин.  

Гәзит-журналлы да, бүләкле дә булыгыз!
Гәзит-журналлы да, бүләкле дә булыгыз!

Уфада “Китап-байрам” II Халыкара китап ярминкәсе кысаларында “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты тарафыннан оештырылган “Игелекле подписка” акциясе уза. Әлеге акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә, күпбалалы, аз керемле гаиләләргә, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә, туганнарга һәм якыннарга республикада чыгып килүче гәзит журналларга подписка бүләк итәргә һәм эстафетаны социаль челтәрләрдәге дусларыңа тапшырырга кирәк.

Шунысы да мөһим: “Китап-байрам” ярминкәсендә өч көн дәвамында гәзит журналларга ташламалы хаклар белән язылырга һәм бүләк отарга мөмкин.  Көн саен 18.00 сәгатьтә "Китап" нәшрияты мәйданчыгында абунәчеләр арасында бүләкләр уйнатыла. Анда басмага ким дигәндә ярты елга язылучылар катнаша ала.

“Көн кичкә авышуга карамастан, "Игелекле подписка" акциясендә катнашырга теләүчеләр әле булса безнең тирмәгә агыла. Күпләр туганнарына, якыннарына гәзит-журналларны бүләк итеп яздырса, өйләренә алдыручылар, үзләре өчен язылучылар да байтак. Бүген без җиде приз уйнаттык. Башкала халкын һәм шәһәр кунакларын иртәгә дә көтеп калабыз!” – ди “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының вакытлы матбугат тарату бүлеге җитәкчесе урынбасары Клара Рәсил кызы Әхиярова.

Дуслар, сез дә форсаттан файдаланып, "Кызыл таң" гәзитенә һәм аның канат астында чыгып килүче "Тулпар", "Әллүки" журналларына льготалы хаклар белән язылып калыгыз. Алдагы ярты елда да бергә булыйк!

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: