+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
27 Май , 22:45

Үзеңне студент буларак сынап кара!

“Университет сменалары" белем бирү-туристлык программаларының яңа сезоны башлана.  

Үзеңне студент буларак сынап кара!
Үзеңне студент буларак сынап кара!

Русия Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Беренчеләр хәрәкәте “Университет сменалары” белем бирү-туристлык программаларында катнашуга гаризалар кабул итә башлады. 14-17 яшьлек укучылар Русиянең төрле югары уку йортларына киләчәктә уку юнәлешен һәм урынын билгеләү өчен килә, таныша алачак. Катнашу өчен гаризаны 14 июньгә кадәр бирергә мөмкин.

“Университет сменалары” программасының яңа сезоны 22 майда старт алды. 20 июльдән 31 августка кадәр бөтен илдән, шул исәптән яңа төбәкләрдән мәктәп укучылары, махсус хәрби оперция зонасында хезмәт итүче яугирләрнең балалары Русиянең төрле төбәкләрендәге югары уку йортларына килә алачак.

Хәрәкәт һәр балага үсеш өчен мөмкинлек бирә, сәләтләрен ачу, хыялларын тормышка ашыру өчен маршрут төзи. Һәр укучы үзенә ошаганны сайлый ала. "Университет сменалары" программасы балаларга илнең иң эре югары уку йортлары белән танышырга, кирәкле һөнәрләр һәм хезмәт базары турында белергә, илнең төбәкләрен күрергә ярдәм итә.

"Университет сменалары" проекты ярдәмендә 12 меңнән артык укучы Русия университетлары һәм фәнни үзәкләре, аларның инфраструктурасы, лабораторияләре һәм әзерлек юнәлешләре белән танышачак. 100дән артык югары уку йорты проектта катнашучыларга уникаль белем бирү һәм мәгърифәтчелек программасын тәкъдим итәчәк. Программа 2022 елда старт алды һәм ил буенча 100дән артык югары уку йорты аның партнерлары булды. 2023 елда “Университет сменалары”нда " 15 меңнән артык бала катнашты – яңа төбәкләрдән килгән балалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм хәрәкәт активы. Беренче сменада катнашучылар югары уку йортларына килеп, студентлар һәм педагоглар белән аралашты, дәресләргә йөри, хәтта тулай торакта яшиләр. Шул рәвешле, мәктәп укучылары үзләрен студент ролендә сынап, төгәл һөнәр билгели алдылар һәм уку йортларын сайлый алдылар.

5 декабрьдә Беренчеләр хәрәкәтнең Күзәтү советы утырышы барышында Луганск Халык Республикасыннан активистларының берсе Милан Сауляк проект турында Русия Президенты Владимир Путинга сөйләде. Хәрәкәттә катнашучы беренчеләрдән булып дәүләт башлыгыннан барлык төбәкләрдән килгән балаларга “Университет сменалары”нда катнашу мөмкинлеге бирүне сорады. Президент бу башлангычны хуплап, Русиянең барлык укучылары өчен дә ачык итәргә куша.

Проектта катнашу өчен 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары гариза бирә ала. Моның өчен аларга универсмен.рф сайтында катнашу өчен гариза бирергә һәм аңа үтәлгән конкурс биремнәрен: портфолио, эссе, видеоролик һәм имтиханга әзерлек буенча инструкцияне беркетергә кирәк. Катнашучылар исемлеге 1 июльгә кадәр программа ресурсларында булачак.

Программада катнашучыларны билгеләгәннән соң, алар илнең төрле төбәкләренә сәяхәткә чыгачак. Хәрәкәт катнашучылары югары уку йортларында 10 көн үткәрәчәк. Бу вакыт эчендә балалар югары уку йортлары эшчәнлеге белән таныша, төрле юнәлешләр буенча парларда була, һөнәри юнәлеш бирү лекцияләрендә һәм осталык дәресләрендә катнаша алачак.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: