+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
28 Май , 14:00

Нәни дзюдочы Путиннан бүләк алды

Башкортстанда яшәүче малайның хыяллары чынга ашкан.

Нәни дзюдочы Путиннан бүләк алды
Нәни дзюдочы Путиннан бүләк алды

Уфадан килгән укучы Президент Владимир Путиннан бүләк алды. Дәүләт башлыгының автографы белән портретын малайга Башкортстан буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов тапшырды. Тантаналы чара 27 майда Уфада Президентның кабул итү бүлмәсендә узды.

3нче сыйныф укучысы Кирилл Касыймов Владимир Путинга хат язган була. Анда ул автографлы портрет, ә киләчәктә татамида шәхси очрашу турында хыяллануын әйткән. Президент кебек үк Кирилл да  дзюдо белән җитди шөгыльләнә.

Кириллның әнисе Светлана Касыймова сөйләвенчә, аларның уллары мәктәптә яхшы укуый һәм спортны ярата.

"Кирилл өчен безнең Президент - кумир. Ул Русия гимнын белә, яңалыкларны игътибар белән күзәтеп бара. Без ил җитәкчесенең курсын тулысынча хуплыйбыз. Аның акылы, көче, харизмасы шаккатыргыч. Ул ил тарихына ихтыярлы карарлар кабул итүче җитәкче буларак кереп калачак. Үзем һәм балаларым өчен Президентыбыз батырлык һәм ныклык үрнәге. Ил башлыгы безнең яхшырак һәм уңайлырак яшәвебез өчен бик күп эшләр башкара”, — ди Светлана Валерьевна.

Касыймовлар ике бала тәрбияли. Кириллның Сабина исемле кечкенә сеңлесе бар.

Алексей Касьянов малайның гаиләсе белән аралашты, үзенең эш кабинетын күрсәтте, Башкортстанда Президентның кабул итү бүлмәсе буенча экскурсия үткәрде, Кириллга сәламәтлек, иминлек һәм укуында уңышлар теләде.

 

Фото:ГФИ по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: