+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
31 Май , 11:15

11 яшьлек Асланны министр үзе котлады!

Быел февраль аенда булган хәлне һәм малайның кыю гамәлен хәтерлисезме?

11 яшьлек Асланны министр үзе котлады!
11 яшьлек Асланны министр үзе котлады!

Балаларны яклау көне алдыннан Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев җинаятьчеләрне тоткарлауда һәм хокук бозуларны туктатуда аерылып торган балаларны бүләкләү тантанасын үткәрде. Ул яшь геройларга кыюлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларның гамәлләре мактауга лаек булуын билгеләп үтте.

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Эчке эшләр министры карары нигезендә, Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр белән 13 укучы бүләкләнгән.  

Бүләкләнүчеләрнең иң кечесе – Стәрлетамактан 11 яшьлек Аслан Каләмов. Быел февраль аенда булган хәлне һәм аның кыю гамәлен һәркем хәтерлидер. 5 февраль көнне көндез, Стәрлетамак урамында, башына балаклава, йөзенә битлек кигән ир-егет мәктәптән кайтып баручы 7 яшьлек кызның кулыннан тотып, аны билгесез юнәлештә алып китәргә маташа. Бәхеткә, янында абыйсы Аслан була. Йөзен битлек белән каплаган ирдән курыкмыйча, ул сеңлесен ирнең кулыннан тартып ала, аны җитәкләп, яшәгән фатирларына йөгерә, өйдә әти-әнисенә булган хәл турында сөйләп бирә. Алар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Тиздән ирне тоткарлыйлар.

Владимир Колокольцев балаларга укуларында, куелган максатларга ирешүдә уңышлар, спорт җиңүләре һәм яңа игелекле эшләр теләде.

 

Фото: Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: