+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
4 июнь , 09:40

Бәйрәм искиткеч булды!

Уфаның модельле 7нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре осталык дәресе үткәрде.

Бәйрәм искиткеч булды!
Бәйрәм искиткеч булды!

 Халыкара балаларны яклау көнендә Уфаның модельле 7нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын  С.Т. Аксаков исемендәге бакчаның Уку йортында каршы алды. Осталык дәресендә катнашырга теләүчеләр аеруча күп булды. Кемдер "кечкенә чәчәк" ясады, кемдер, фантазиясен эшкә җигеп, әнисенә, картәнисенә, сеңлесенә төрле төстәге чәчәкләр бәйләмнәре ясады. Балалар әниләре һәм әтиләре ярдәмендә оригами нигезләрен бик теләп үзләштерде: кәгазьдән шаян көчекләр ясап буядылар.

Балалар туган як табышмакларын чишеп, үзләренең зирәк һәм тапкыр булуларын да күрсәтте. Ә җәй буяулары турында Рәссам Адия Ситдыйкованың эшләре буенча башкарылган арт-лото җылы җәй башланганын искә төшерде.

Балалар үз куллары белән эшләгән әйберләргә татлы күчтәнәчләр дә өстәлгәч, кәефләр тагын дә күтәрелде. Бәйрәм искиткеч тәэссоратлар калдырды!

 

Ирина Зиннәтуллина фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: