+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 июнь , 21:40

10нчы сыйныф укучысында — 100 балл!

Бар яклап та сәләтле егет турында мәгариф һәм фән министры сөйләде.

10нчы сыйныф укучысында — 100 балл!
10нчы сыйныф укучысында — 100 балл!

Баймак шәһәренең 4нче лицееның 10нчы сыйныф укучысы Денис Хисаметдинов география буенча БДИны 100 баллга тапшырды. Аның турында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин сөйләде.

Башкортстанда география буенча 100 балл алган дүрт чыгарылыш укучысы арасында ул — бердәнбер 10нчы сыйныф укучысы. Денис балачактан ук география белән кызыксына, планеталар, йолдызлар турында барысын да белә, барлык илләрнең башкалаларын белә. Кызыксынучанлыгы, яңа белем алуга омтылышы аңа география, инглиз теле буенча олимпиадаларның муниципаль этабында җиңүче һәм призер булырга ярдәм итә.

2023-24 уку елында Денис география буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы призеры булды. Буш вакытларында, Денис үзе сөйләгәнчә, ул музыка белән шөгыльләнә — үзе гитарада уйнарга өйрәнә, балачактан ук конструкцияләү белән мавыга. Аңа һәрнәрсәдә әти-әнисе — Илнур Гали улы һәм Әлфия Урал кызы ярдәм итә. Денисның укытучысы — Миләүшә Бәхтиева укучысында географиягә сөю тәрбияләгән, олимпиадаларга һәм имтиханнарга әзерләнүдә ярдәм иткән.

"Дәүләт аттестациясен вакытыннан алда узу мөмкинлеге Мәгариф турындагы законда каралган, һәм укучылар бу мөмкинлектән файдалана. 2024 елда республиканың 42 унынчы сыйныф укучысы аерым уку предметлары буенча 10-11нче сыйныфлар программасын өйрәнде һәм БДИ тапшыру мөмкинлеге алды. Денис БДИны тапшырып кына калмыйча, иң югары балл алырга да мөмкин икәнлеген исбатлады!” — дип билгеләп үтте министр.

 

Фото:телеграм-канал Ильдара Мавлетбердина

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: