+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
6 июнь , 15:00

“Балык тотучы”ларга балыкның төрлесе эләкте!

Бөек урыс шагыйре Александр Пушкинның туган көнендә Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе бик матур чара оештырды.

“Балык тотучы”ларга балыкның төрлесе эләкте!
“Балык тотучы”ларга балыкның төрлесе эләкте!

Бөек урыс шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан, Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 13нче Уфа коррекция мәктәп-интернатында "Әкияти балык тоту”әдәби сәяхәт һәм “Алтын балык" осталык дәресе үткәрделәр.

"Әкияти балык тоту" А.С. Пушкин әкиятләре буенча рольле уеннар рәвешендә узды. Чара башында китапханәчеләр бөек урыс шагыйре А.С. Пушкинның тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы вакыйгалар сөйләде. Аннары “Әкияти балык тоту” булды. Һәр бала, кармак салды, балык эләксә, анда Пушкин әкиятләре буенча сорау тартып чыгарды. Сорауга дөрес җавап биргән “балыкчы” татлы приз алды, ә кайбер “балыкчы”лар тишек башмак та “тотты”. Менә шундый искиткеч кызыклы "балык тоту" булды ул.

Балалар актив катнашты, бик теләп сорауларга җавап бирде, А.С. Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтте. Аеруча артистларча оста итеп чыршы астындагы тиеннең  “Во саду ли, в огороде” җырын башкардылар. Уңышлы "балык тоту”дан соң, Пушкинның “Балыкчы һәм балык турында" әкияте буенча оештырылган осталык дәресендә үзләрен сынадылар. Укучылар төсле кәгазьдән алтын балык ясады. Һәркем балыкны матур итеп ясарга тырышты, чөнки тылсымлы көч барлыгына һәркайсыбыз күңелебездән ышанабыз.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: