+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 июнь , 11:35

Батыр даны — мәңгелек!

Милли герой, башкорт халкының сөекле улы Салават Юлаевның тууына — 270 ел.

Батыр даны — мәңгелек!
Батыр даны — мәңгелек!

Быел Башкортстан милли герой Салават Юлаевның тууына 270 ел тулуны билгеләп үтә.

Ел саен уза торган шәһәрнең "Җәй һәм китап-2024” җәйге уку конкурсы кысаларында, 5нче лицейның "Радуга" мәктәп лагере балалары өчен "Салават Юлаев — мәңгелек батыр" танып белү сәгате үткәрдек.
Балалар милли батырның биографиясе белән танышты, башкорт халкының милли героеның тормышы, шигъри иҗаты һәм данлы сугыш юлы турында күп кенә кызыклы фактлар белде. Азатлыкка омтылучы яугирнең тормышына һәм сугыш юлына багышланган күргәзмә белән таныштылар.

Уфа фәнни нәшрияты “Башкорт энциклопедиясе” тарафыннан нәшер ителгән “Салават Юлаев” энциклопедиясе укучыларда зур кызыксыну уятты.

Энциклопедия Салават Юлаевның тормышы һәм иҗаты турында фәнни-популяр басма булып тора. Салават Юлаев — Русиянең иң чагу тарихи батырларының берсе, шагыйрь, чәчән, курайчы һәм сугышчы-полководец, аның исеме 1773-75 еллардагы Крестьяннар сугышы тарихы елъязмасында күренекле урын алып тора.

Танып-белү сәгате ахырында балалар онлайн-викторина сорауларына җавап бирде һәм “Салават Юлаев — Башкортстанның халык герое” видеофильмын карады.  

 

Зөлфия Гыйззәтуллина.

Уфа шәһәренең модельле 22нче балалар китапханәсе мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: