+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 июнь , 11:00

“Җиңү белән кайтыгыз!”

Башкортстан укучылары чыгарылыш кичәсенә җыелган акчага яугирләргә гуманитар ярдәм ясаган.

“Җиңү белән кайтыгыз!”
“Җиңү белән кайтыгыз!”

Баймак шәһәре 3нче мәктәбенең 9В сыйныф укучылары чыгарылыш кичәсенә җыелган акчаны игелекле эшкә сарыф итәргә ниятләгәннәр. Алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бензопила һәм самовар сатып алганнар һәм бүләкләрен район хакимияте хезмәткәрләренә фронтка җибәрү өчен тапшыралар.

Әлеге башлангыч белән 9нчы сыйныф укучысы Тамерлан Галиәхмәтов чыккан. Ул яугирләрнең якташларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергән видеосын караган һәм безнең тынычлыкны алгы сызыкта яклаучыларга ярдәм итәргә карар итә. Сыйныфташлары аның изге ниятен хуплый.

Алар тизрәк җиңү теләген белдереп, күңелгә үтеп керерлек видео яздырганнар.

 

Фото: видеодан скрин

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: