+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
29 июнь , 09:50

БДИны яңадан тапшырып, алтын медаль алып буламы?

Бу сорауга Русия Мәгариф министрлыгында ачыклык керттеләр.

БДИны яңадан тапшырып, алтын медаль алып буламы?
БДИны яңадан тапшырып, алтын медаль алып буламы?

Алтын медальгә һәм кызыл аттестатка дәгъва итүче укучылар, БДИның берсен яңадан тапшыру хокукыннан файдалансалар да, аларны алачаклар, дип хәбәр итә Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте”.  Бу хакта “РИА Новости” яза.

"Әгәр беренче имтиханда укучы медаль алу хокукын раслаган һәм инде кызыл аттестат алган икән, ул үз нәтиҗәсен яхшыртырга теләсә, БДИны яңадан тапшыра ала. Бу очракта җитәрлек балл җыймаса да, медальдән мәхрүм ителмәячәк”, — диелә хәбәрдә.

Алтын медаль алу өчен БДИны 70 һәм аннан да югарырак баллга, көмеш медаль өчен 60 һәм аннан да югарырак баллга тапшырырга кирәк. Министрлыкның матбугат хезмәтендә, әгәр БДИның беренче нәтиҗәсе укучыга медаль алу хокукы бирмәсә, яңадан тапшыру моңа йогынты ясый ала, дип ачыклык керттеләр.

"Медаль алу хокукын раслау өчен, мәктәп укучысына имтиханны кирәкле санда баллар өчен яңадан тапшырырга кирәк булачак. Алтын медаль өчен бу – 70 һәм аннан югарырак балл, көмеш медаль өчен 60 һәм аннан югарырак балл”, — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

 

Фото: obrazovan.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: