-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
9 июль , 12:30

Баланың язуы начар

Аны ничек төзәтеп була?

Баланың язуы начар
Баланың язуы начар

Дәүләт мәгариф университетының махсус педагогика һәм комплекслы психологик-педагогик реабилитация кафедрасы профессоры Инна Лукьянова «Известия» басмасына баланың язуы бик начар булганда нишләргә кирәклеген аңлатты.

"Әгәр сез баланың язуын төзәтергә телисез икән, иң мөһиме — күнегүләр. Аерым хәрефләргә караганда текстлар язу яхшырак. Каникулларда китаптан күчереп язу белән шөгыльләнергә мөмкин. Уңайлы урын әзерләгез – өстәл баланың буена туры килсен, сул яктан ут төшеп торсын. Дәфтәр кыек буйлы булса яхшырак, шулай ук беренче сыйныф укучылары өчен махсус ручка кулланырга кирәк. Кул чукларының дөрес урнашуы мөһим: кул “һавада эленеп торырга” түгел, ә өстәлгә таянырга тиеш. Кечкенә балалар белән язуны “кулда-кул” алымы белән башларга киңәш ителә, ул вакытта өлкән кеше баланың кулын үз кулына ала һәм хәрефләрне дөрес язарга ярдәм итә. Ашыкмагыз һәм баланы ашыктырмагыз, дәресләр тыныч темпта үтәргә тиеш. Язылган күләм түгел, ә язылганның сыйфаты кирәк. Бала белән көн саен 10-15 минутлык дәресләр җәй ахырына язуны тулысынча үзгәртергә һәм формалаштырырга ярдәм итә”, - ди белгеч.

Лукьянова билгеләвенчә, матур язу күнекмәсен формалаштыру өчен тагын бер кызыклы һәм файдалы эш — номерлы нокталарны тоташтырып, саннар буенча рәсем ясау. Дөрес ял итү турында да онытмагыз – бу кроссвордлар, логик мәсьәләләр чишү, балалар китапларын уку булырга мөмкин. Мондый шөгыльләр фикерләү үсешен яхшырта һәм язуга да уңай тәэсир итә”, — дип нәтиҗә ясый педагог.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: