+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
10 июль , 10:35

Бүләккә — кызыклы китап!

Уфаның модельле 7нче балалар китапханәсе “Җәй һәм китап” җәйге уку конкурсында катнашырга чакыра.

Бүләккә — кызыклы китап!
Бүләккә — кызыклы китап!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Уфаның модельле 7нче балалар китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Җәй һәм китап» җәйге уку конкурсы кысаларында «Җәйнең йөгерүче китабы» узышында катнашты. Бу чара Гаилә елына багышланды.  Оештыручысы — Уфа шәһәре балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы.

Йөгереш маршруты китапханә ишегеннән Ике фонтан мәйданына кадәр сузылды. Китапханә хезмәткәрләре шәһәрлеләрне һәм башкала кунакларын бәйрәм белән котлады, быел 30 яшен тутырган “Җәй һәм китап-2024” гаилә җәйге уку конкурсында катнашырга чакырды.

Яшь уфалылар конкурс флаерлары һәм бүләккә кызыклы китаплар алды. Төсле, матур китапларны шунда ук ачып укымыйча мөмкин түгел иде. Китап сөючеләр нәкъ шулай эшләде дә, кулларына алган китапның һәр битен җентекләп карап чыкты.


Ирина Зиннәтуллина, китапханә мөдире.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: