+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 июль , 12:00

Каникулда баланы ничек китап укытырга?

Мәктәптән җәйгә бирелгән әдәбият исемлеген ачып та карамаучы укучыларның әти-әниләренә белгеч киңәше.

Каникулда баланы ничек китап укытырга?
Каникулда баланы ничек китап укытырга?

Җәйге каникулларның икенче ае тәмамланып килә. Кайсыгызның баласы мәктәптән җәйгә бирелгән әдәбият исемлеген кулга алып, көн саен китап укый? Андыйлар булса да, бик сирәктер шул хәзер. Күп очракта әниләр мәҗбүриләп укыта. Каникулда баланы тирги-тирги китап укытырга ярыймы? Әллә китапларны киштәгә алып куярга да, сабыйга рәхәтләнеп ял итәргә ирек бирергәме?

Психологлар белдерүенчә, китап укырга кирәк, ләкин каникулда баланы көчләп укытырга ярамый. Әгәр укуда проблемалары булмаса, бөтенләй җәфаларга кирәкми. Бигрәк тә эссе көннәрдә! Ә инде көнозын яңгыр явып, урамга чыгарга мөмкинчелек булмаганда, китап уку – вакытны файдалы уздыру өчен яхшы сәбәп. Тик балагыз каникулда китап укуны дәрес әзерләү дип кабул итәрлек булмасын. Хәтта әдәби китапны да үзе сайласын.

Мәҗбүриләп укыткан очракта, файдасыннан зыяны күбрәк булачак. Баланың укуны күралмый башлавы бар.

Китап укуны кызыклы, шатлык китерә торган әсәрләрдән башлау яхшырак. Соңрак җитдирәк әсәрләр кертергә мөмкин булачак. Китап укыганнан соң, бала белән аның сюжеты турында фикер алышу, сораулар бирү мөһим. Белгечләр әйтүенчә, беренче чиратта, ата-аналар үз үрнәкләрендә балаларга укуның кызыклы шөгыль икәнлеген күрсәтергә тиеш. Аларга карап, бала да китап белән дуслашачак.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: